Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләрне кабат ут белән сак булырга өндиләр

Мәгълүм булганча, 10 апрельдән 17 майга кадәр республикада янгынга каршы катгый режим кертелә. Бигрәк тә язын шашлык кыздырырга яратучылар әлеге чорда ут белән сак булу хакында онытмасыннар иде.

Янгын күзәтчелеге белгечләре урманнарда, урманнарга якын урыннарда, бакчачылык ширкәтләрендә  ачык утта ризык әзерләүне тыя. Башка урыннарда бу рөхсәт ителә, тик:

-шашлыкны мангалда яки тимер савытларда кыздырырга кирәк, агачлар һәм корылмалар белән 5 метр ара калырга тиеш. 2 метр радиуста территорияне коры үләннән һәм чүптән арындыру зарур;

-утны даими карап торырга;

-шашлык кыздырганнан соң, күмерләрне сүндерергә һәм өстенә туфрак сибәргә кирәк.

Махсус режим вакытында коры үлән һәм чүп яндыру катгый тыела.  Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф җәзасы каралган: гражданнарга – 2-4 мең, вазифаи затларга – 15-30 мең, эшмәкәрләргә – 30-40 мең, юридик затларга 200-400 мең сум.

Әгәр сезнең гаеп белән урманда янгын чыкса, гаепле зат җинаять җаваплылыгына тартыла.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев