Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләр юллар начарлыгына, чүп түкмәүчеләрдән еш зарлана

Кайбер райондашларыбыз юллар торышыннан канәгать түгел. Чүп контейнерларының вакытында түгелмәвенә ризасызлык белдерүчеләр дә бар. “Халык контроле” дәүләт порталына апрель аенда, май башында бездән шундыйрак зарлар язганнар.

Илһам исемле якташыбыз район үзәгенең Дзержинский урамындагы 5 нче  һәм 13 нче йортлар аралыгында (Чегодай ягына чыгу уңаендагы юл өлеше) шоферлар спорт машиналарындагыдай кызу йөриләр, яз, көз җәяүлеләргә пычрак чәчрәтәләр, дигән. Әти кеше шушы юлдан мәктәпкә баручы балалары өчен борчылып язган. Язучы бу участокта ясалма тигезсезлек ясап булмасмы дип сораган, юлның фотосын да төшереп куйган. Тик аңа мотивацияле кире кагу (отказ) бирелгән.

Ә менә Чирмешәннең Беренче Май  һәм Нагорная урамнары киселешендә, редакция бинасы ягыннан  больница уңаена менә торган юл аркылы, җәяүлеләр кичүендә ясалма тигезсезлек ясалырга тиеш, бу эш планга кертелгән. Һәрхәлдә, Николай исемле чирмешәнленең “Юл аша чыгу мөмкин түгел, машиналар “100 белән чаба” дигән зарына район башкарма комитеты шундый җавап биргән.

Иске Элмәледән берәү авылдагы Бакчалы урамдагы юл начарлыктан зарлана. Күптән төзекләндерелми, ремонт кирәк, дигәннәр. Әлеге мөрәҗәгать уңаеннан бу эшнең дә быелгы планга кертелүе хакында җавап язылган.

“Без чүпне җиңәрбезме, әллә чүп безнеме?” - дип куйган Илнар исемле якташыбыз, күпләрнең фикерен белдереп. Район үзәгендәге чүп контейнерларының вакытында түгелмәвенә зар белдергән ул. Кызганыч,  әле дә кайбер урамнарда контейнерлар озак бушатылмыйча, чүп тирә-юньгә таралып ята.

Түбән Кәминкәдән бер ир-ат үз авылларындагы бер урам юлындагы асфальтның таушалуына,  юлда зур чокыр барлыкка килүенә зар белдергән, ремонт зарурлыгын, автомашиа белән йөреп булмавын яза.

фото: архив

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев