Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләр, ут чыккан очракка, хуҗалыгыгызда гел су запасы булсын

Вакыты шундый: кечкенә бер чаткыдан зур бәла чыгарга мөмкин. Инде ничәнче атна рәттән торган яңгырсыз, кызу көннәр ут белән аеруча сак булуны таләп итә.

Әйе, янгын куркынычсызлыгы ягыннан бик киеренке чор. Әнә республика җитәкчелеге, бүгенге һава торышы белән бәйле, уттан саклану максатында, урманнарга керүне тыйды. Районның янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында халыкның кабат исенә төшерүне кирәк саный. Ә алар бик гади: тиешсез урында ут якмаска, йорт, бина тирәләрендә янып китүчән әйберләр, чүп-чар сакламаска, коры үләннәрне чабып торырга кирәк. Онытмыйк, чүп яндырабыз дип, каралты-курасыз, түбәсез калучылар аз түгел. Белгечләр печән, саламны торак йортларга якын өймәскә киңәш итәләр. Ишегалдындамы, бакчадамы, “кул астында” беренчел ут сүндерү өчен кирәкле әйберләр: су запасы, ут сүндергеч (огнетушитель), көрәк булырга тиешлеген һәр хуҗа кеше белә, бу кабат искә төшерү генә.

Ут чыккан очракта:

-01, 2-57-01 телефон номерлары буенча, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә;

-кул астында булган әйберләр белән ут чыганагын сүндерергә тырышырга;

-утны сүндереп булмый икән – куркыныч урыннан читкә китәргә кирәк.

-Тагын бер мөһим мәсьәлә - кызу көннәрдә балаларны күз уңыннан ычкындырмыйк. Сүндерелмәгән тәмәке, шырпы, кыскасы, бер бәләкәй чаткы да зур фаҗига китереп чыгарырга мөмкин, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин.

Андрей Фомин фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев