Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнгә супермаркетлар кирәкме?

Чирмешәндә азык-төлек супермаркеты ачыла икән дигән хәбәр халык арасында бәхәсле фикерләр уятты. Кайберәүләр әлеге яңалыкны хуплап каршы алса, икенчеләр безгә супермаркетлар кирәкми, сәүдә базарына читләрне кертмик, дигән фикердә. Безгә супермаркетлар кирәкме? Бүгенге сорашу шул хакта. Фирдәвес Ногманова: - Чирмешәндә халык күп түгел, сәүдә нокталары да байтак. Шуңа да зур-зур азык-төлек...

Чирмешәндә азык-төлек супермаркеты ачыла икән дигән хәбәр халык арасында бәхәсле фикерләр уятты. Кайберәүләр әлеге яңалыкны хуплап каршы алса, икенчеләр безгә супермаркетлар кирәкми, сәүдә базарына читләрне кертмик, дигән фикердә. Безгә супермаркетлар кирәкме? Бүгенге сорашу шул хакта.


Фирдәвес Ногманова: - Чирмешәндә халык күп түгел, сәүдә нокталары да байтак. Шуңа да зур-зур азык-төлек кибетләре үзләрен аклар микән, моңа шигем бар. Соңгы елларда Чирмешән сатучылары да сатып алучыны ихтирам итәргә өйрәнделәр. Үз эшмәкәрләребездән дә канәгать. Ләкин бездә азык-төлеккә бәяләр бик кыйммәт. Шәһәргә барып эконом-класс кибетләренә кергәч моңа кабат-кабат инанам.
Миңа супермаркетларда уздырылучы акцияләр бик ошый. Билгеле бер продукцияне яки бик арзан бәядән саталар, яисә аңа өстәп бүләк бирәләр. Кызганыч, безнең эшмәкәрләр гел искечә эшлиләр, халыкны кызыксындыра белмиләр.
Фаяз Максумов: -Чирмешәннең азык-төлек сәүдә базары тулган, бездә кибетләр җитәрлек, яңаларына ихтыяҗ юк дип саныйм. Тере көндәшлек шартларында эшлибез, һәр кибетнең үз сатып алучысы бар. Һәр төбәк үз җитештерүчесен, үз эшкуарын якларга, үстерергә тиеш. Әле бер генә сатып алучының да Чирмешәндә теге яки бу ризыкны таба алмадым, дип зарланганын ишеткәнем юк, бездә барысы да җитәрлек, читләр килеп йөрмәсә дә була.
Любовь Долгополова: - Әлбәттә, гади халыкка арзан ашамлыклар сатучы кибетләр кирәк. Товар күбрәк булган саен сайлап алу мөмкинлеге дә зуррак бит. Дөресен әйткәндә, безнең чирмешәндә сәүдә эше мактанырлык түгел, халыкның күбесе Шенталага, тирә-як районнарга һәм шәһәрләргә азык-төлеккә йөри. Бүгенге көндә район үзәгендә яңа суйган бозау, сарык, дуңгыз ите сатып алам димә. Каз-үрдәк турында әйтәсе дә юк. Үз эшмәкәрләребез махсус ит яки балык кибетләре ачсын иде. Үзләре үстереп яки авыллардан җыйган свежий, сыйфатлы, ветеринария контроле узган итне шәһәрдәгечә ваклап турап сатарга була бит. Пенсионерларның, аз тәэмин ителгән яки ялгыз кешенең ботлап ит алу мөмкинлеге юк, минемчә, бу халыкка да, эшмәкәрләргә дә бик файдалы булыр иде.
Алексей Баляев: - Минемчә, Чирмешәнгә супермаркет түгел, базар кирәк. Аена бер-ике тапкыр ярминкә үткәрү генә җитми. Анда, нигездә, читтән килгән эшмәкәрләр сату итә. Булсын иде бер базар, авыл халкы сөтен, эремчеген, йомыркасын, тоткан балыгын, үстергән яшелчәсен, миннеген, мунчаласын, гомумән, үзе җитештергән продукциясен шунда сатсын иде. Ә ул супермаркетларда шыр химияле продукция саталар. Аларның каткан кәнфит-прәннеген түгел, үзебез үстергәнне, пешергәнне, ясаганны кулланыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined азыктөлек супермаркеты ачыла