Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә тәртипсез яшәүче әти-әнинең балаларын алырга җыеналар

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышларында, нигездә, тәртип бозган балалар белән бәйле эшләр карала. Нни аяныч, монда эчкече әти - әниләр дә - еш "кунак". Комиссиянең чираттагы утырышына андыйларны тагын чакырганнар.

Биредә гел бер үк кешеләрне күрәбез дисәң дә була. Аларны балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен чакырталар, хәер, андыйлар тәрбия  бирә дә алмыйлар, чөнки алкогольле эчемлекләрне еш кулланалар. Соңгы утырышта Чирмешәндә яшәүче ике баланың әтисен дә, әнисен дә ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында сүз барды. Әлеге якташларыбызның да комиссиягә беренче генә  килүләре түгел, инде ничәмә тапкыр төзәлергә вәгъдә биргән кешеләр.

Утырышта шулай ук район мәктәпләренең берсендә ике укучы арасында килеп чыккан низаг та каралды. Өлкән сыйныф укучысына үзеннән яшьрәк укучыны үпкәләткән өчен 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев