Чирмешәндә – су кытлыгы
Узган ял көннәрендә район үзәгенең төньяктагы урамнарында (Бакча, Курасанов һәм башкаларда) краннарга чиста су килми торды. Өзеклек озак булмаса да, мондый хәл бәйрәм кәефен төшерергә бик җитә. - Линияләр тузган, алар еш тишелә,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Илнар Минһаҗев, - шуңа күрә линияләрне "бикләп торырга" мәҗбүр булабыз....
Узган ял көннәрендә район үзәгенең төньяктагы урамнарында (Бакча, Курасанов һәм башкаларда) краннарга чиста су килми торды.
Өзеклек озак булмаса да, мондый хәл бәйрәм кәефен төшерергә бик җитә.
- Линияләр тузган, алар еш тишелә,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Илнар Минһаҗев, - шуңа күрә линияләрне "бикләп торырга" мәҗбүр булабыз.
Район Советында узган чираттагы планеркада бу мәсьәлә җитди сөйләшү темасына әверелде. Былтыр каптажда зур ремонт үткәрелде, яңа өстәмә линия дә сузылды, әмма Чирмешәндә инде дистә еллар буе кабатланучы проблема - җәй айларында су кытлыгы буенча бар да эшләнде дияргә иртәрәк.
Көннәр кыздыра башласа су бирүдә өзеклекләр ешаерга да мөмкин. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин коммуналь хезмәт җитәкчесенә бу - халыкны нык борчуны проблеманы тизрәк хәл итү бурычын куйды. Планеркада да әйтелгәнчә, каптажда тагын бер яңа насос куярга, яңа линияне төп челтәргә ялгарга килешенде. Шул ук каптажда электр белән тәэмин итүне яхшыртуга кагылышлы башка кайбер эшләр дә чишелеш көтә. Хәтта экскаваторы да булмаган коммуналь хезмәтнең үзенә дә ярдәм кирәклеген искәртү урынлы.
Район үзәгендә яшәүчеләр су санагычлар куярга да бик ашыкмыйлар икән. Шуңа күрә су сиптерү сезонында кулланылган су өчен акча түләү мәсьәләсендә аңлашылмаучанлык бар. Монысы хакында коммуналь хезмәттән аңлатма булыр дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев