Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә ир-атларның гомерен озайталар

    2018нче ел Татарстанда “Ир-ат сәламәтлеге елы” дип игълан ителде.  Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ир-атлар һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы арасындагы аерма 11 ел тәшкил итә икән.  Димәк, көчле затларга үз сәламәтлегенә игътибарны арттырырга кирәк. 

    Әлеге ел кысаларында республиканың Кама аръягы районнарында “ир-атлар сәламәтлеге” атнасы эстафетасы игълан ителде. Ул Яңа Чишмә районында башланып китте. Бер атнадан соң алар әлеге эстафетаны безнең районга тапшырды.

    “Сәламәтлек” әләмен Яңа Чишмә районы үзәк больницасы баш врачы Рәфис Вафин җитәкләгән делегация район вәкилләренә Яшьләр мәйданчыгында безнең район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Мирзинга тантаналы шартларда тапшырдылар.

    -Атна дәвамында район үзәгендә бик күп чаралар оештырдык, -ди Рәфис Салихҗан улы. – Оешмаларга барып, ир-атлар белән очрашулар уздырдык, эш урыннарда ук аларның мөмкин булганча сәламәтлекләрен тикшердек: кан басымнарын үлчәдек, анализлар алдык, хәтта кырда эшләүче механизаторлар янына да чыгарга мөмкинлек таптык. Бу эшне ел дәвамында алып барырга ниятлибез.

    Безнең районда 9276 ир-ат гомер кичерә, шуларның 5655се –хезмәткә яраклы яшьтә.

    2017нче елны районда хезмәткә яраклылык яшендәге 57 кеше вафат булган, шуларның 9сы-хатын-кызлар, калганнары -48е- ир-атлар. 2016нче елда үлгән 68 кешенең 5се –хатын-кыз, 63се-ир-ат. 2015нче елны 60 кеше гүр иясе булган, шуларның 8се-хатын-кыз, 59ы-ир-ат. 2014нче елны 78 кешенең 9сы -хатын-кызлар, 69ы- ир-ат.

    Табиблар әйтүенчә, ир-атлар чиренең төп проблемасы –кан тамырларына зыян килү. Тәмәке тарту, алкоголь, дөрес тукланмау- болар барысы да ир-атлар сәламәтлегенә зыян китерә. Ләкин күпчелек медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүдән баш тарта. Шуңа да медиклар үзләре көчле затлар янына барырга булганнар.

    - Бер атна дәвамында район үзәк больницасы врачлары кайбер оешмаларда булып, ир-атларга профилактик күзәтүләр уздыра: кан басымын үлчиләр, ЭКГ төшерәләр, анализлар алалар, лекцияләр укыйлар. Авыларгы фельдшерлар да әлеге эштән читтә калмыйлар, йортлар буенча йөреп чыгачаклар, -ди район үзәк больницасы баш табибы Рөстәм Мирзин. -Ир-атларның сәламәтлеген саклау буенча аерым кагыйдәләр дә бар. Беренчедән, бернәрсә борчымаса да, табибларга даими күренеп торырга, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, дөрес тукланырга, начар гадәтләрдән арынырга һәм уртача җенси тормыш алып барырга кирәк.

    Бер атнадан соң бездән сәламәтлек эстафетасын Аксубай районы кабул итеп алачак.

    Автор фотолары

    Күбрәк фото: Чирмешән "ир-ат сәламәтлеге" атналыгы эстафетасын кабул итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: