Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә элмә такталар русча һәм татарча да язылырга тиеш

Үткән ел ахырында район үзәгендәге кайбер оешмаларда, күпчелек сәүдә нокталарында булып, аларда ТР дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше, ягъни, элмә такталарның ике дәүләт телендә дә язылганмы, юкмы икәнлеге белән танышкан идек. Шуннан соң өч ай вакыт узды да.

Безнең районда бу өлкәдә җитешсезлекләр хакында  күптән түгел республика тарафыннан да тәнкыйть белдерелде.

Үткән рейд вакытында җитешсезлекләре ачыкланган оешмалар җитәкчеләре белән кабат элемтәгә чыктык. Аларның җавапларын газета укучыларга да җиткерәбез.

Рияз Шәрифуллин, “Чулпан” сәүдә үзәге хуҗасы: - Сәүдә мәшәкатьләре белән элмә такталар ясату мәсьәләсе һаман икенче планга кала бара. Озакка сузмыйча, татар телендә дә элмә такталар ясатырга телибез.

Фәрхать Мортазин, “Электротовары” кибете хуҗасы: - Татар телендәге яңа элмә такталарга заказ бирдек. “Рәхим итегез!” дигән язу да булачак.

Без урам исемнәренең рус телендә генә, яки, тәрҗемәләре булып та, алар хаталы язылу хакында кисәткән идек. Бу уңайдан Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага мөрәҗәгать иттек. “Урам исемнәре татар һәм рус телләрендә язылган элмә такталарга заказ бирдек.  Иң элек  аларныАмур ягындагы урамнарга эшләтәбез, соңрак башкаларында да булыр. Тик ул элмә такталар һәр йортка да исәпләнмәгән, аларны тыкрык кырыйларындагы, урам башларындагы йортларга урнаштырырга планлыйбыз.  Оешмалар үз биналарына урам исемнәрен язылган мондый элмә такталарны үзләре ясатырга тиеш. Әле үзебезнең бина эчендәге элмә такталарны да ике телдә эшләтәсе бар.”

Республикада рус һәм татар телләре – дәүләт телләре, алар тигез хокуклы. Соңгы вакытта дәүләт телләре турында законнарның үтәлешен хөкүмәт, хакимият, массакүләм мәгълүмат чаралары даими контрольгә алды. Бу хакта ай саен отчет та сорыйлар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев