Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә бәдрәф эзләп йөрибез

Чирмешәнгә барсак, үзәктә, кибетләр тирәсендә бәдрәф таба алмыйча йөдисең. Урам якта, анда, ул беркайда юк. Табигый йомышыңны кайсыдыр оешмага яки кибеткә кереп тә башкара алмыйсың, андагы бәдрәфкә кертмиләр дә әле.

Арада төрле кешеләр, авырулар да бар бит. Авылдан монда килгәнче юлда күпме вакыт үтә, кысталасың.

Бүгенге заманда ниндидер бина, куак артында кача-поса йомыш үтәү оят. Шуңа күрә район үзәгендә, Совет, Дзержинский урамнарында, мәсәлән, авылның өстәрәк өлешендә дә, урам якта, заманча бәдрәфләр бик кирәк. Алар җылы, уңайлы, түләүле дә булсын, каршы килмибез. Район җитәкчеләренә бу гозеребезне халык җыенында да җиткерәсе идек, истән чыккан.

Югары Кәминкәдә яшәүчеләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев