Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә балалар мәйданчыкларын контрольгә алырга кирәк

Чирмешәндә балалар өчен әллә-ничә уен мәйданчыгы ясап куйдылар. Күл буендагысы аеруча төзек, иркен, уңайлы. Әмма монда куелган җиһазларны ватып-җимерүчеләр дә табылып тора. Әйе, кызганыч, өйдән чыгып киткәч, кайбер "тәти" малайлар һәм кызлар бөтенләй икенче кешегә әйләнә. Күреп, ишетеп торабыз, алар арасында сыра эчүчеләре, тәмәке тартучылары да бар, кайберләре сүгенмичә юньле...

Чирмешәндә балалар өчен әллә-ничә уен мәйданчыгы ясап куйдылар. Күл буендагысы аеруча төзек, иркен, уңайлы. Әмма монда куелган җиһазларны ватып-җимерүчеләр дә табылып тора.

Әйе, кызганыч, өйдән чыгып киткәч, кайбер "тәти" малайлар һәм кызлар бөтенләй икенче кешегә әйләнә. Күреп, ишетеп торабыз, алар арасында сыра эчүчеләре, тәмәке тартучылары да бар, кайберләре сүгенмичә юньле сөйләшә дә белми. Олылар зур көч куеп ясалган, төзелгән, бизәлгән корылмаларда утыргычларны ватучылар, тирә-юньне пычратучылар, хәтта күлдә йөзүче аккошларны рәнҗетүчеләр дә - безнең балалар.
Аларны тәртипкә өйрәтергә кирәк. Хәер, күпчелек кызлар, егетләр әдәпле, тыйнак, кеше хезмәтенә хөрмәтле.
Җитәкчеләр катнашында дүшәмбе көнне узган планеркада төп сүз менә шул хакта барды.
-Балаларның мондый гамәлләре хакында авыллардагы халык җыеннарында, педагогик советларда да гел сөйләргә кирәк. Болай ярамый,- диде район җитәкчесе Наил Зарипов.
Күл буендагы мәйданчыкта, Җиңү паркында оешмалар вәкилләренең дежур торуын оештырырга да тәкъдим ителде. Бу тирәдә чүп савытлары да күбәячәк.
Кайсыдыр юньсезләре Титов һәйкәле янындагы яктырткычларны да ваткан. Югыйсә ул яктырткычлар да кемнеңдер хезмәте белән эшләнгән, күпмедер акчага алынган.
Киләчәктә райондагы авылларда, поселокларда да уен мәйданчыклары куелачак. Алар кирәк, аларны ватмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан