Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә африка чумасын районга кертмәс өчен мөһим чаралар билгеләнде

Районның ветеринария берләшмәсеннән хәбәр итүләренчә, әле күптән түгел генә Алабуга районының Танайка авылы янында кабан дуңгызларының 12 мәете табылган. Аларны тикшергәннән соң, хайваннарның африка чумасы белән чирләгән булуы ачыкланган.

Шунлыктан районның ветеринария  табиблары әлеге йогышлы чирне районга кертмәс өчен түбәндәге саклык чараларын үтәү мөһимлеген искәртә:

  • Биологик ресурслар буенча  республика дәүләт комитетының райондагы бүлекчәсенә, районның аучылар оешмасы белән берлектә,  кабан дуңгызларының баш  санын популяция тыгызлыгы 1000 гектарга  0,25 исәбенә кадәр  киметергә кушыла;
  • дуңгызлар йөри торган территорияләрне, аучылык биләмәләрен даими күзәтеп, тикшереп торырга;
  • үлгән, ауланган  кыргый дуңгызларның барысын да африка чумасы вирусына тикшертергә;
  • авыл җирлекләре башлыкларына шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларның баш санын контрольдә тотарга;
  • шәхси хуҗалыкларда асрала торган дуңгызларны урамга чыгармаска:
  • кыргый дуңгызлар  авыл җирлекләре территориясенә кергән очракта, бу турыда район ветеринария хезмәтенә – 2-51-70, 2-28-20 телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә;
  • дуңгызларны, аларга азыкны, дуңгыз итеннән ясалган ризыкларны  африка чумасы буенча уңышсыз дип саналган  төбәкләрдән (Самара, Оренбург өлкәләре, республиканың Алабуга районы) сатып алмаска.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев