Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән урманчылары корылык вакытында тәүлек буе кизү торалар

Аномаль эсселек аркасында, республиканың барлык районнардагы кебек, безнең район урманчылары да  көчәйтелгән эш режимына күчкән. Урманнарда көн саен рейдлар үткәрелә.

-14 майдан 21 көнгә урманнарда кешеләрнең булуы һәм анда барлык төр транспорт чаралары керү тыела. Янгыннарга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы гражданнарга — 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф җәзасы каралган, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Бу көннәрдә район урманчылары урман тирәләрен сукалап, саклык полосаларын арттыралар, куркыныч урыннарда аларны хәтта дүртәр-бишәр рәт итәләр. Урман янәшәләрендә коры үләнле ташландык кырлары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә ут таралу куркынычын киметү максатында, кырларын, урманга 20 метр арада саклык барьеры ясап, сукалап чыгалар.

Урманчылар халык аеруча күп йөри торган урыннарда шлагбаумнар урнаштырганнар, урманнарга керүнең чикләнүе хакында аңлатма-табличкалар элгәннәр.

фото: Алмаз Мотыйгуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев