Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районының Ивашкино авылында йорт янган

23 февральдә Ивашкино авылында янгын чыккан. Ут ялгыз яшәүче ир-атны тораксыз калдыра.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ут казасы хакында хәбәр аларга көндезге сәгать берләр тирәсендә килеп ирешә. Вакыйга  урынына Күтәмәдән, Чирмешәннән янгын сүндерүчеләр өч махсус машина белән барганнар. Алар килгәндә, өй инде ялкын эчендә була. Өстәвенә, 30 градус салкынлык, үзәккә үтәрлек җил дә эшне кыенлаштыра.

-Янгын нәтиҗәсендә, ялгыз яшәүче ир-атның йорты хәзер яшәргә яраклы түгел. Ут чыгуның беренчел сәбәбе: электр  җиһазлары белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Баксаң, өйдәге үткәргечләрдә су туңгач, аны төзелеш фены белән җылытырга булалар һәм онытып калдыралар. Янгын шуннан чыккан дип фаразлыйбыз, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте өлкән дознавателе Надежда Костина.

 

фото: Николай Емельянов, Раил Галимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев