Чирмешән районындагы янгында 63 яшьлек ир-ат һәлак булган
Проблема бар

Чирмешән районындагы янгында 63 яшьлек ир-ат һәлак булган

Узган якшәмбе иртәсендә Югары Кәминкә авылындагы торак йортта янгын чыккан. Ни аяныч, анда аның хуҗасы, ялгыз яшәүче пенсионер ир-атның гомере өзелә.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән әйтүләренчә, ут казасы хакындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә иртәнге җиделәр тирәсендә ГЛОНАСС-112 системасы аша килеп ирешә.

-Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бурадан күтәрелгән һәм тышланган агач йорт ялкын эчендә була. Ут сүндерелгәч, анда йортның хуҗасы - 1957 елгы, 63 яшьлек ир-ат мәете табылган. Әлегә янгынның сәбәпләре ачыклана, - ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән дознавателе Надежда Костина.

 

фото: Надежда Костина

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев