Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында ут быел да мунчаларга “бәйләнә”

Май бәйрәмнәре алдыннан Ивашкино авылында янгын чыгып мунча янган. Бу быел районда ут эчендә калган дүртенче шундый корылма.

Ивашкинодагы әлеге янгын хакында 29 апрель көнне  кичке бишләр тирәсендә телефоннан шалтыратып хәбәр итәләр. ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым посты подразделениеләре килеп җиткәндә, мунчаның эче дә, түбәсе дә ут эчендә була. Нәтиҗәдә бурадан салынган иске мунча тулысынча диярлек янып беткән. Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин әйтүенчә, бәла мунча миченнән чыккан, аны инде ярты еллап якмаган булганнар.

Янгын сүндерүчеләр мунча якканда сак булу хакында кабат искәртә.

Андрей Фомин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев