Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында быел гына да җиде мунча янган

Узган атна ахырында һәм бу атна башында районда ике янгын булды. Лашманда – мунча, Югары Кәминкәдә абзар янган.

Лашмандагы янгын хакында хәбәр янгын сүндерүчеләргә ГЛОНАСС системасы буенча көндезге икеләр тирәсендә килеп ирешә. Аны сүндерергә Лашмандагы аерым посттан һәм Чирмешәндәге частьтән бер янгын сүндерү машинасы барган. Белгечләр әйтүенчә, мунчадан бигрәк, өйне уттан саклап калырга туры килә, чөнки җил  өй ягына була. Өй белән мунча арасы да 5 метр гына. “Кызыл әтәч”кә йортка үрмәләргә ирек бирмиләр, дөрес, аның сайдинг тышлавына зыян килә.

-Мунча тулысынча янып бетә. Ут мичтән чыккан дип фаразлыйбыз.  Быел районда җиденче мунча янды, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин.

Ә Югары Кәминкәдәге янгынны сүндерергә Лашманнан, Бәркәтәдән, Чирмешәннән - барлыгы  дүрт машина кузгаталар. Янгын сүндерүчеләр килгәндә  абзар тезмәсе ут эчендә була. Белгечләр янәшәдәге  башка корылмаларны һәм өйне саклап калалар.

-Утның сәбәбе - беренчел тикшерүләр буенча,  электр үткәргечләрне дөрес монтажламау, - ди Андрей Фомин. – Быел районда 21 янгын чыкты, өйләр, мунчалар еш яна. Зинһар,  мичләр, электр җиһазлары белән саграк, карабрак эш итик.

Андрей Фомин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев