Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында бер өйгә һәм абзарга яшен аткан

15 май көнне янгын сүндерүчеләргә, бер-бер артлы диярлек, Кармалка һәм Бәркәтә авылларында чыккан ут казаларына барырга туры килгән. Белгечләр әйтүенчә, ике очракта да янгыннар яшен сугу сәбәпле чыккан. Көчле яңгыр вакытында Иске Үтәмешнең кайбер урамнарын су баскан хәвефле көнне була бу хәлләр.

Югары Кармалкада абзар януы хакында кичке сәгать дүртләрдә телефоннан шалтыратып хәбәр итәләр. Бәркәтәдән һәм Чирмешәннән янгын сүндерүчеләр килгәндә, кирпечтән төзелгән  корылманың түбәсе ут эчендә була. Күрүчеләр әйтүенчә,  абзарга яшен аткан. Нәтиҗәдә аның түбәсе янып бетә.

Әлеге хәлдән соң озак та үтми, Бәркәтәдәге янгын сүндерү посты хезмәткәрләре тагын җыенып юлга кузгалалар: кичке  9 лар тирәсендә аларга Бәркәтәдәге бер йорттан төтен чыгуы хакында хәбәр килеп ирешә. Баксаң, монда да өйгә яшен суккан, һәрхәлдә  көчле яшен ату тавышын ишетүчеләр була. Утны сүндерәләр, тик ул  ялгыз яшәүче әби (балалары аны бәйрәмнәргә шәһәргә алып киткәннәр) өенең аш бүлмәсенә, андагы җиһазаларга зыян салып өлгерә.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәте өлкән инспекторы Андрей Фомин яшен вакытында электр җиһазларын сүндерергә, розеткалардан алырга, үтәли җил йөрмәсен өчен, ишек, тәрәзәләрне ябарга  киңәш итә. Яшеннән агачлар астында ышыкланырга һәм яшенләгәндә кесә телефоныннан сөйләшергә ярамый.

Андрей Фомин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X