Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проблема бар

Чирмешән районында алкоголь сату даими контрольда

Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен Эчке эшләр министрлыгы, дәүләт алкоголь инспекциясе, авыл җирлекләре башкарма комитетлары да контрольдә тоталар. Февраль аенда гына да районда бу өлкәгә кагылышлы 16 тикшерү уздырылган. Әлеге рейдлар вакытында алкоголь эчемлекләре сатуда тәртип бозу очраклары ачыкланмаган. "Халык контроле"нә дә үткән айда районнан бу хакта шикаятьләр кермәгән. Районда...

Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен Эчке эшләр министрлыгы, дәүләт алкоголь инспекциясе, авыл җирлекләре башкарма комитетлары да контрольдә тоталар.


Февраль аенда гына да районда бу өлкәгә кагылышлы 16 тикшерү уздырылган. Әлеге рейдлар вакытында алкоголь эчемлекләре сатуда тәртип бозу очраклары ачыкланмаган. "Халык контроле"нә дә үткән айда районнан бу хакта шикаятьләр кермәгән.

Районда 67 сәүдә ноктасында спиртлы эчемлекләр сатыла, аларның барысы да ЕГАИС системасына тоташтырылган. Дөрес, бу кибетләрнең дүртесендә бер айда нибары 1-10 шешә генә спиртлы эчемлек сатылган.

-Үткән айда районда алкоголь белән агулану факты теркәлмәгән, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. -Шулай да республикада андый күңелсез очраклар бар - 17 районда 36 кеше агуланган, шуларның 19сы үлем белән тәмамланган. Кызганыч, агуланучыларның икесе яшүсмер һәм икесе дә Бөгелмә районында яши.

Алкоголь белән агуланучыларның күпчелеге (36 процент) - эшсезләр , 30 проценты - эшләүче халык, 25 проценты - пенсия яшендәгеләр, 5,5 проценты мәктәп укучылары булу да уйланырга мәҗбүр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined