Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән полигонын ябарга да мөмкиннәр?

Район үзәгендә урнашкан каты көнкүреш калдыклары полигонына бүген күрше районнарның Чирмешәнгә якын булган авылларыннан да чүп-чар китерәләр. Нәтиҗәдә, полигон тула, чүп тавы бик тиз үсә бара, якын арада монда урын калмаска да мөмкин.

Әлеге проблема Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиеваны да борчый һәм ул аны районга халык белән очрашуга килгән Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдиновка да җиткерде.

Экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнарнвы кабул итүдә   ТР Экология һәм табигый ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов һәм  республиканың Экология һәм табигый ресурслары министры урынбасары Фаяз Шакиров, район прокуроры Фаил Хайруллин та катнаштылар.

Илсур Гыйльметдинов әйтүенчә, узган ел республикада калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларын сайладылар. Шулай итеп, көнчыгыш зонада чүп чыгару белән - «Гринта», Казан һәм республиканың тагын 21 районы кергән көнбатыш зонада  «УК "ПЖКХ“» җәмгыяте шөгыльләнә. Киләчәктә калдыклар белән эш итү инфраструктурасы үзгәрешләр кичерергә тиеш. Ике зонада да чүп аралау, сортларга аеру  станцияләре, муниципальара каты көнкүреш калдыклары полигоны төзү планлаштырыла. Районара прокурор сүзләре буенча, 2020 нче елда безнең район полигоны ябылып, рекультивация үткәрелергә тиеш.

Очрашу барышында башка сорауларга да җавап бирергә туры килде. Әйтергә кирәк,  район халкы табигатьне саклау мәсьәләләренә битараф түгел, Лашман, Кармыш, Бәркәтә, Утыз Имән авылларыннан килүчеләр җитди проблемалар күтәрделәр. Райондашларыбыз эчә торган суның сыйфаты, элемтә вышкаларының кеше организмына йогынтысы, атмосфера һавасының, әйләнә-тирә мохитның пычрану, карьерларны законсыз файдалану, пычрануы турында сүз алып бардылар.

Бер  сорау да игътибарсыз калмады, кайберләре  буенча шунда ук җаваплар һәм аңлатмалар  бирелде, калган  мөрәҗәгатьләр дә тикшереләчәк, тиешле оешмаларга җиткереләчәк, диелде очрашуда.

 Табигать саклау өлкәсендәге барлык закон бозу фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, санкцияләнмәгән чүплек, су объекты янына үтү мөмкинлеген чикләү, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр агызып чыгару, атмосфера һавасын пычрату һ.б.) турында түбәндәге урыннарга хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабулиятендә;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясенә.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X