Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән мәктәпләренә укучылар кирәк

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2018 нче елда 129 балага туу турында таныклык биргәннәр. Ун ел элек, ягъни 2008 елда районда 220 бала туган. Кимибез, бәби чәйләре елдан-ел сирәк уза.

Туучылар санын арттыру максатыннан төрле федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырылуга карамастан, районда халык, яшьләр, балалар саны азая бара.

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2015 елны беренче сыйныфка 241 бала укырга кергән, 2015-2016 уку елында район мәктәпләрендә 2336 укучы белем алган, 11 сыйныфны 141 якташыбыз тәмамлаган. Девичья Поляна, Түбән Чегодай, Яшәүче мәктәпләрендә беренче сыйныфлар булмаган.

2016-2017 нче уку елында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 194 сабый атлап кергән, мәктәпне, 11 классны нибары 108 укучы тәмамлаган, укучылар саны бер елда 81 гә кимегән, балалар саны 2255 кә калган.

-Узган гасырның 60, 70 елларында Лашман мәктәбендә укучылар саны 1000 гә җиткән еллар булды, - ди 40 елга якын педагогик стажлы, бүген инде лаеклы ялдагы ветеран укытучы Әкълимә апа Шарапова. – Өлкәнсыйныфларга Туймәт, Кармыш, Түбән Кәминкә, Түбән Чегодай авылларыннан да килеп укыдылар. Шулай итеп Лашман, Әмир балалары үзләре дә өчәр, ә күрше авыллар килгәч, дүртешәр сыйныф булалар иде. Әйтик, 1954 нче елда туганнар, 58, 59, 60 елгылар да 4 шәр сыйныф укыдылар, һәр параллельдә 35-40 ар укучы булды. Парталарнытактага кадәр тезеп куялар, укытучыга басып сөйләргә урын да калмый иде. Хәзерге укытучыларны кызганып та куям, биш-алты укучы белән эшләргә кыендыр дип уйлыйм.

2017 елның 1 сентябрендә беренче кыңгырау нибары 160 бала өчен генә яңгырый. Түбән Кармалка, Утыз Имән, Кармыш, Яшәүче авылларында тантаналы линейкалар беренче сыйныфларсыз узган. Казанка, Сосновка, Югары Чегодай, Югары Кармалка, Шешминка, Әмир мәктәпләрендә беренче сыйныфта берешәр укучы белем алган. Укучыларның гомуми исемлегендә - 2200 кеше.

Бүген районда 14 урта мәктәп бар, 12 се – төп мәктәп, ягъни тугызъеллык.

2018-2019 нчы уку елында район мәктәпләрендә 2188 бала белем ала. Беренче сыйныфларда – 210, 11 нчеләрдә 113 укучы.

Укучылар саны буенча караганда, иң күбе – Чирмешән лицеенда - 369, 1 нче Чирмешән мәктәбендә – 363, Лашманда – 175, кадетлар мәктәп-интернатында – 144, 2 нче Чирмешән мәктәбендә – 136, Ивашкинода – 95, Әккәрәйдә 92 бала укый.

Кызганыч, ләкин кайбер башка авыллар мәктәпләрендә балалар саны бик аз. Әйтик, бүген Түбән Кармалка төп мәктәбендә – 14, Утыз Имәндә – 17, Югары Кармалкада – 18, Кара Чишмәдә – 20, ТүбәнКәминкәдә 34 укучы мәктәпкә йөри.

- Киләсе өч елга укучылар саны әллә ни үзгәрмәячәк. Кайбер мәктәпләрдә хәтта артырга да мөмкин. Мәсәлән, Әккәрәй, Ивашкино мәктәпләрендә 2020 нче елда укучылар санының 100 дән артып китүе дә көтелә, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова. – Ләкин авылда бер генә бала булса да, мәктәп яшәргә тиеш. Мәктәп булса, авыл да яши. Әйтик, Казанкада яңа мәктәп ачылды. Хәзер монда балалар бакчасы да эшли, анда алты бала тәрбияләнә. Сосновкада да яңа мәктәп бинасы төзелә. Ул да бик кирәк, укучылар заманча бинада белем алачаклар, яшьләргә әле спорт залы була.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X