Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән инвалидлары эш сорый

Районыбызның бер авылында яшәүче инвалид хатын-кыз үзенә ике баш сыер алырга булышуларын үтенеп инвалидлар оешмасына мөрәҗәгать иткән. Авыруы аркасында эшкә урнаша алмаучы элеккеге терлекче үзен-үзе әнә шулай шөгыльле итмәкче. Андыйлар бездә шактый икән. Тик, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймов әйтүенчә, мөмкинлекләре чикле кешеләрне оешмаларда эшкә алырга атлыгып тормыйлар. -Инвалидлар...

Районыбызның бер авылында яшәүче инвалид хатын-кыз үзенә ике баш сыер алырга булышуларын үтенеп инвалидлар оешмасына мөрәҗәгать иткән. Авыруы аркасында эшкә урнаша алмаучы элеккеге терлекче үзен-үзе әнә шулай шөгыльле итмәкче.

Андыйлар бездә шактый икән. Тик, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймов әйтүенчә, мөмкинлекләре чикле кешеләрне оешмаларда эшкә алырга атлыгып тормыйлар.
-Инвалидлар арасында эпилепсия, даун, шикәр чире белән авыручылар күп. Аларның эшлиселәре килә. Без шундый якташларыбызның кайберләрен терлек асрау белән мәшгуль итмәкчебез. Әлегә дүрт баш сыер алышырга әзербез. Әлбәттә, бу эш җирле хакимият булышлыгы белән башкарыла. Мал алучылар бурычларын киләчәктә акрынлап, сөт саткан акча белән түли алачак, - ди рәис.
Инвалидлар оешмасы мөмкинлекләре чикле кешеләр ясаган кул эшләре - теккән, чиккән, бәйләгән, алар иҗат иткән башка төрле әйберләр сатыла торган "социаль кибет" тә ачмакчы. Инвалидларга бу үзенә күрә бер шөгыль дә булыр, алар шуннан бераз керем дә алырлар иде, диләр. Әлеге сәүдә ноктасы өчен урын эзлиләр. Автомашиналарга урындык япмалары, чүпрәк сумкалар, түбәтәйләр тектерепме, инвалидларны өйдә дә эшле итү нияте бар.
-Тагын бер эш: без аны "инватакси" дибез, киләчәктә бер-ике җиңел машинага һәм бер микроавтобуска шоферлар кирәгәчәк. Гади генә әйткәндә, инвалид шоферлар инвалид пассажирларны төрле чараларга, барасы урыннарына, нигездә больницаларга йөртергә тиеш була, - дип сүзгә кушылды оешма рәисенең урынбасары Ләйсән Газыймова. - Без мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус җиһазланган "Фиат Добло" машинасы белән йөреп карадык. Ул - коляскада йөрүчеләр, ДЦП белән авыручыларга ансат. Тик бу иске машинабыз ватылды, инде яңасы кирәк.
Инвалидларыбызга кайбер кибетләргә, даруханәләргә узу кыен: коляскалар өчен ишекләр тар, я пандусларга түбәдән кар, яңгыр төшә. Аннан, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бәдрәфләр юк. Монысы тагын бер проблема. Дөрес, оешма хезмәткәрләре җәмәгать урыннарына кую өчен мобиль - кирәк урынга күчереп йөртерлек бәдрәф ясата. Әлегә берне булса да. Мондый"кабинка"ны инвалидлар өчен ипле, авыру кешегә ярдәм кирәксә, ике кеше сыярлык итәләр.
-Пандуслар ясап кына эш бетми. Инвалид кеше кая керсә дә, аның өчен җайлы шартлар булырга тиеш. Әйтик, ул мунчага килде икән, янында ул үзе кул сузып алырлык урында юыныр өчен кирәк-ярагы, суы булырга тиеш. Кыскасы, ул үзен башкалардан ким итеп сизмәсен, - ди Илназ Газыймов.
Районда 1840 инвалид бар, шуларның 63 е балалар.
Районның инвалидлар оешмасы Совет урамының 32 А йортында (редакция янәшәсендә, элеккеге БТИ бинасы) урнашкан. Инвалидлар белән бәйле гозер-сорауларны 2-29-84 номерын җыеп, яки Илназ Газыймовның кесә телефонына 8-927-402-44-38 номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.
Район инвлидлар җәмгыятенең үз газетасы бар. 999 данәдә нәшер ителүче "ИнваЛИДЕР"ны айга бер чыгару 5 мең сумнарга төшә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте