Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә яшүсмерләр нәрсәдер бүлешә алмаган

Оныкларының әниләрен ана хокукыннан мәхрүм итүләре өчен барыннан да ныграк әбиләре кайгыра. Балаларны ятим итмәүләрен сорап, бер әби комиссия утырышына үзе дә килгән.

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында Шешминка авылыннан “яшел елан” белән мавыгучы хатын-кызның эше тикшерелде. Ике бала анасына бу начар гадәтеннән арынырга махсус программа тәкъдим иттеләр. Әби һәм ире дә моңа риза, тик әни кеше бу алымнан шикләнеп калды. Дәваланмаса, балаларын югалтуын аңлап бетерми кебек. Якыннары ярдәмендә ул бу “баткаклыктан” чыгар дип өметләник. Балаларына дөрес тәрбия бирмәгән яшь әнигә әлегә штраф салынды.

Комиссия алдында, тагын бер чирмешәнле - әни кеше, шундый ук хатасы өчен җавап тотты. Дөрес, ул ялгышын тиз аңлап, дөрес юлга баскан кебек. Тик аңа да штраф түләргә туры киләчәк.

Җәмәгать урынында спиртлы эчемлекләр кулланган һәм үзара низагка кергән, нәрсәдер “бүлешкән” Чирмешән яшүсмерләре дә җәзасыз калмадылар: спиртлы эчемлекләр белән сыйлаган егеткә штраф салынса, әле 16 яшьләре тулмаган яшүсмерләр профилактик исәпкә куелачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев