Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бәркәтәдәге кафены Роспотребнадзор яптырган

Бу авылда кафе ачкан шәхси эшмәкәрнең эше судка ук барып җиткән.

Район судыннан хәбәр итүләренчә, Чумачка авылында яшәүче Зөлфия Мөхәммәтҗанованың Бәркәтә авылындагы кафесында Роспотребнадзорның республика буенча идарә белгече узган елның гыйнвар аенда булып, тикшерү вакытында санитария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына юлыккан. Белгеч-эксперт кафены җентекләп карап чыккан һәм бик күп җитешсезлекләр тапкан. Әйтик, кафе бинасы мәйданы санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәүне тәэмин итә алмый һәм оешманың куәтенә туры килми, аш һәм кухня савыт-сабасы бер урында юыла, пешерү цехында стеналар күгәрә башлаган, азык-төлекне бер үк өстәлләрдә эшкәртәләр... Болар барысы да  йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу куркынычы тудыра.

Якташыбыз административ хокук бозуда гаебен тулысынча таныган һәм кафеның ябылуын әйткән.

Суд карары нигезендә, Зөлфия Мөхәммәтҗановага административ штраф рәвешендә җәза бирелгән.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев