Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Андреевкада – мунча, Чирмешәндә өй янган

1 нән 2 нче декабрьгә, шимбә көннән якшәмбегә каршы  төнге 12 ләрдә Андреевкада мунча януы хакында хәбәр алынган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә  мунча тулысынча ут эчендә  була.

– Соңыннан беленгәнчә,  аннан алда хуҗа кеше  төш вакытларында мунча ягып җибәрә, кичен юынып чыгалар. Ә утны клубтан кайтып, әле йокламаган уллары, өйдә кинәт ут сүнгәннән соң күреп ала. Ул киенеп чыкканда мунча эче - утта, түбәнең шиферлары “ата башлаган” була. Янгын сүндерүчеләрне күршеләре чакырган, -  ди район янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

Белгеч әйтүенчә, янгын мичтән чыккан. Тимердән эшләнгән мич белән бура арасында ара якын булган. Стенаны уттан сакларга тиешле “отступка” да юк. Нәтиҗәдә мунча тулысынча янып бетә.

Икенче көнне  Чирмешәннең Заречная урамында да  кичке сәгать сигезләрдә “кызыл әтәч уянган”. Монда да күршеләр уяулык күрсәтә, өй тәрәзәсеннән төтен чыга дип, алар шалтыраткан. Ут өйнең алдагы бүлмәсенә нык зыян салган, җиһазлар янган. Төтен исе башка бүлмәләргә  дә сеңеп өлгерә.

-Ярый әле балалар өйдә булмаган.  Дөрес, монда янгын чыгу хакында хәбәр иткеч - тавышлы “извещатель” урнаштырылган иде, ул эшләде. Хәзер янгынның сәбәпләре ачыклана, - ди Андрей Фомин.

 Андрей Фомин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев