Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

200 сумга көмешкә саткан Иске Котыш кешесенә 60 мең сум штраф салганнар

Иске Котышта яшәүче Раиса Суриковага, көмешкә ясап саткан өчен, район суды 60 мең сум штраф салган.

52 яшьлек хатын-кызның  элек тә алкоголь  продукциясен законсыз сатуы хакында берничә тапкыр шикаять кергән булган. Ә быел кыш ул авылдашына бер литр самогон сатканда тотыла.

“Астан“ сатылган продукция тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми, чөнки эчемлектә агулы микрокушылмалар табылган, нәтиҗәдә “эшмәкәргә” карата җинаять эше кузгатыла.

“Бизнес – леди” җаваплылыктан качарга да омтыла, тикшерү барышында биргән мәгълүматларын берничә тапкыр үзгәртә, хәтта гаепсезлегенә шаһитлар да таба. Ләкин бу аңа ярдәм итми, аның гаебе исбат ителә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев