Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сосновка балалары заманча җиһазланган мәктәптә укый

Сосновка башлангыч мәктәбенең яңа бинасы 2019 елда ачыла. Хәзер балалар заманча җиһазланган белем йортында укыйлар.

- Сыйныф бүлмәләре иркен, якты; зур спорт залыбыз, ризык әзерләү һәм аш бүлмәләре, медицина кабинеты, бәдрәф бүлмәләре – балалар уңайлыгы өчен барысы да бар хәзер, - ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Прокопьева.

Быел мәктәптә дүрт бала белем ала: икесе – дүртенчедә, икесе – икенче сыйныфта. Яңа бина ачылганда да әле 11 сабый булган. Кызганыч, балалар саны кими бара.

- Дөрес, быел беренчегә укырга килүче юк. Шулай да, авылда мәктәпкәчә яшьтәге балалар бар әле, киләчәктә дә мәктәбебез ябылмас, дип өметләнәбез, - ди Людмила Владимировна. – Туклану мәсьәләсенә килгәндә, бездә дә ул, башка мәктәпләрдәге кебек үк, үзәкләштерелгән формада оештырылган.

Сосновка башлангыч мәктәбендә дүрт кеше эшли: укытучы, аш пешерүче, техник хезмәткәр һәм ягулык җайланмасы операторы. Шулай ук Ульяновка мәктәбеннән инглиз теле укытучысы килә.

- Кызганыч, хәзерге балалар ана телен дә бик начар беләләр, хәтта чит телләр дәрәҗәсендә генә өйрәнәләр, - ди укытучылары Людмила Прокопьева.

Сүз уңаеннан. Ана теле буларак биредә чуваш телен өйрәнәләр. Аны укытуга быел атнасына өч дәрес каралган: бер сәгать әдәбиятка һәм ике сәгать туган тел дәресенә.

Фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев