“Минем цифрлы Татарстаным” конкурсы җиңүчеләрен Казанда бүләкләделәр
Мәгариф

“Минем цифрлы Татарстаным” конкурсы җиңүчеләрен Казанда бүләкләделәр

Ивашкино мәктәбеннән Арина Лялякова һәм 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Ян Васильев “Минем цифрлы Татарстаным” республика рәсем конкурсы җиңүчеләре арасында. Әлеге укучылар Казанда бүләкләү чарасында катнашканнар.

Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылган бәйгедә 1 нче Чирмешән, Иске Кади, Югары Кәминкә, Лашман, Иске Үтәмеш, Ивашкино мәктәпләреннән барысы җиде  1 нче сыйныф укучысы катнашкан. Алар программа чаралары ярдәмендә конкурс темалары буенча компьютер рәсемнәре ясаганнар.

фото

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев