Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лашман мәктәбендә 82 нче чыгарылышка теләкләр теләделәр

Быел Лашман мәктәбендә 17 егет һәм кыз – унберенче, 12 се тугызынчы сыйныфны тәмамлый.

Данлы бу белем йортының быелгы чыгарылыш укучыларының берничәсе медальгә дәгъва кыла, шуларның берсе – Ранис Җиһаншин.

-Киләчәк һөнәремне мәгълүмати технологияләр, программалаштыру белән бәйләргә, компьютерчы булырга хыялланам, - ди Әмир егете. –Төгәл фәннәрне яратып укыдым. Бүген иң мөһиме – бердәм дәүләт имтиханнарында югары бәя алу.

-Сезнең кебек тату, булдыклы укучыларны барыбыз да сагынырбыз, - диде унберенчеләрнең сыйныф җитәчесе Ралия Газыймҗанова.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә мәктәп директоры Наил Нуртдинов, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов һәм башкалар да тиздән мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачак егетләргә һәм кызларга теләкләрен җиткерделәр. Укуда сынатмаган унберенчеләр һәм тугызынчылар җыр-биюгә дә оста икәнлекләрен күрсәттеләр. Гомумән, тантана истә калырлык үтте.

Быел Лашман урта гомуми белем мәктәбендә 158 бала укыган, шуларның бишесе коррекцион сыйныфта укуын тәмамлый.

-Беренче сыйныфка 14 бала көтәбез, - ди мәктәп директоры.

Алда язылганча, Лашман мәктәбендә инде 85 нче чыгарылыш булды.

Әлеге белем йортында алдагы бер айда шактый кызу булачак – монда төп фәннәрдән имтиханнар үткәрү пункты да бит. Аның тиешле таләпләр югарылыгында, тәртипле үтүен телибез.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев