Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кармыш мәктәбе укучысы – республика олимпиадасы җиңүчесе

Якташыбыз Дамир Хәйрисламов “Сакла” порталында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча республика интернет-олимпиадасында катнашкан һәм җиңү яулаган.

Дамирга тугыз яшь, ул Кармыш мәктәбендә 3 нче сыйныфта белем ала.  Укучы тирән теоретик белемнәрен һәм юлда йөрү куркынычсызлыгын яхшы белүен күрсәтеп, тест биремнәрен уңышлы үтәгән.

-Дамирның республика олимпиадасында җиңүе - зур казаныш. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче осталар белән ярышты, абруйлы жюри аның эшен иң яхшысы дип бәяләде, - ди “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова. - Юлларда куркынычсызлык - безнең уртак бурычыбыз, Дамирның җиңүе башка балалар өчен дә үрнәк булыр дип өметләнәбез.

“Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе исеменнән Дамирга Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Шулай ук җиңүчене әзерләгәннәре өчен мәктәпнең юл хәрәкәте яшь инспекторлары түгәрәге җитәкчесе Зөлфия Шәйхуллова да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев