Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәннең «Әкият» балалар бакчасында автошәһәрчек ачылды

«Әкият» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен ясалган балалар автошәһәрчеген ачтылар.

Бакчада тәрбияләнүчеләр юлларда куркынычсызлык тәртипләре белемнәрен, шуңа багышланган чара  күрсәттеләр.

- Без һәрвакыт балаларыбызны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә  өйрәтергә тиешбез. Әлеге автошәһәрчек дәресләр үткәрү өчен яхшы база булачак. «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенә шундый бүләкләре өчен зур рәхмәт, - диде балалар бакчасы мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова. – Төрле башлангычларыбызны гел хуплаучы, булышучы район хикимиятенә дә рәхмәт.

Чарада Чирмешән районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкуров, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең райондагы бүлеге җитәкчесе Алинә Филиппова, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашты.

- Татарстанда юл хәрәкәте иминлегенә зур игътибар бирелә, юллар төзелә һәм шомартыла. Балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне кирәкле дидактик материал, уенчыклар, автошәһәрчекләр белән тәэмин итәләр. Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Бәхеткә, быел безнең районда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән, әмма велосипедтан егылулар күп булды. Сак булыгыз, - дип балаларга мөрәҗәгать итте дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге начальнигы Рәмис Шәкуров.

Киләчәктә мондый автошәһәрчекләрне 1нче Чирмешән мәктәбендә һәм «Ландыш» балалар бакчасында да ачарга планлаштыралар.

Лилия Зөфәрова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев