Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәнлеләр мәдрәсәләрдә укый

Районнан 9-10 кеше мәдрәсәләрдә укый. Күпчелек – олы яшьтәгеләр, алар читтән торып гыйлем өстәсә, Иске Үтәмеш егетләре - бертуган Булат һәм Марат Зариповлар Яр Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсендә дин белеме алалар.

Егетләрнең дингә тартылуы бер дә гаҗәп түгел, аларның әтиләре Наил хәзрәт Зарипов Иске Үтәмеш авылында имамлык итә.

Мәдрәсәләрдә белем алучылар арасында ир-атлар да, хатын-кызлар да бар.  Әйтик, Лашман авылы мәчете имамы Камил хәзрәт Соруртдинов Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә белемен арттыра. Бәркәтәдән Хәнфәт Сафиуллин белән Түбән Кәминкәдән Рәүф Мостафиннар да шул ук мәчеттә читтән торып укыйлар. Озакламый бу шәкертләр мәдрәсә тәмамлау турында диплом алачаклар. Иске Кадидан Розалия апа Гыймранова Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев