Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районында 11 сыйныфны тәмамлаучы 60 укучыга “Соңгы кыңгырау” чыңлады

Быел 1 нче Чирмешән урта мәктәбе 87 нче чыгарылышы белән хушлашты, “Соңгы кыңгырау” унберенче сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы өчен яңгырады.

Май аеның кояшлы, матур бу көнендә укучылар, укытучылар һәм ата-аналар мәктәп янындагы мәйданчыкта җыелдылар, чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап бик күп җылы теләкләр, шигырьләр, җырлар яңгырады.

Бәйрәмдә 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына район башлыгы Рамил Айбатов та теләкләрен җиткерде.

-Бүген сез олы тормышка аяк басасыз, сезнең алда зур сынаулар көтә. Егетләр һәм кызлар, тәвәккәл булыгыз, максатыгызга ирешегез, - диде ул. – Имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзегез теләгән һөнәрне сайлап, илебезгә кирәкле кешеләр булыгыз. Без сезне районда көтәбез.

Укытучылар, ата-аналар да чыгарылыш сыйныф укучыларына теләкләрен җиткерделәр. Балаларын олы тормыш юлына озатучы ата-аналарның, чыгарылыш сыйныф укучыларының да күзләре яшьләнде.

-Бүген улыбыз Данис мәктәпне тәмамлый, нәкъ биш ел элек кызыбыз  Ленараны озаткан идек, билгеле, балалар гына түгел, без дә бик дулкынланабыз, - диде Ләйсән Гыйләҗетдинова. – Вакыт тиз уза, кызыбыз югары уку йортын тәмамлап, үзе белем алган мәктәпкә укытырга кайтырга җыена, әле кечкенәбез дә биредә укый.

Бәйрәм чарасында район башлыгы уку алдынгыларына, олимпиадалар җиңүчеләренә, спортта  югары уңышларга ирешкән укучыларга грамоталар һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

1 нче Чирмешән мәктәбенең тугызынчы сыйныфын 36 укучы тәмамлый, алар да җитди сынаулар алдында.

Бу уку елында әлеге уку йортының беренче сыйныфында  28 бала укыган. Киләсе уку елында алар урынына 30лап укучы килүе көтелә.

Быел район мәктәпләрендә 1908 укучы белем алган, унберенче сыйныфны  60, тугызынчыны 247 укучы тәмамлый.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фоторлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев