Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән аграр техникумы студентлары укытучыларын бәйрәм белән котладылар

Чирмешән аграр техникумында бер көнне ике бәйрәмне: Укытучылар көнен һәм Һөнәри белем бирү көнен билгеләделәр.

Әлеге уку йортында быел 180нән күбрәк студент белем ала. Алар авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгече, автомеханик, эретеп ябыштыручы һәм аш пешерүче-кондитер һөнәрләрен үзләштерәләр.

Биредә үзебезнең район яшьләре генә түгел, Нурлат, Чистай, Әлмәт, Самара өлкәсенең Шентала районнарыннан да егетләр һәм кызлар килеп укый.

Бүгенге яшьләр бик әрсез, үткен һәм сәләтле дә. Бәйрәм көнне техникум студентлары, сәхнәгә чыгып, укытучыларына, мастерларына багышлап, җыр-биюләр башкардылар.

Бу көнне бүләкләнүчеләр дә күп булды, мөгаллимнәргә генә түгел, ә техникум тормышында актив катнашучы студентларга да Рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырдылар.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев