Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән укытучыларына ноутбуклар бирделәр

Техника Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында яңартылды.

Чирмешән районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр. Әлеге тантаналы чара кадетлар мәктәп интернаты базасында үтте.

Республикада Цифрлаштыру елы кысаларында, Ак Барс Банкы мәктәпләрдә ноутбукларны яңарту буенча эре проектны гамәлгә ашыра.

Бу программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча уза. Ак Барс Банкы тулаем 12 мең ноутбук бирергә планлаштыра, алар мәктәпләрдә искергән техниканы алмаштырырга мөмкинлек бирәчәк, шул рәвешле белем сыйфатын күтәрәчәк, укытучыларны кәгазь документлардан арындырырга ярдәм итәчәк һәм процессларны автоматлаштырачак.

“Ак Барс Банкы исеменнән сезгә яңа ноутбукларны шатланып тапшырам. Алар сезгә зур файда китерер дип ышанабыз”, - диде Ак Барс Банкның тантанада катнашкан “1 нче Чирмешән” сатулар офисы җитәкчесе Диләрә Мәгъсүмова.

Ноутбуклар алучылар арасында 2 нче Чирмешән мәктәбенең 28 ел стажлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Ганиева да бар. Аның укучылары рус телле, алар ел саен татар теле буенча олимпиадаларда катнашалар һәм югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.

“Компьютерсыз, акбур һәм такта кулланып кына, хәзерге заманда берничек булмый. Балаларның игътибарын җәлеп итү өчен интернетта бик күп файдалы мәгълүмат эзләргә туры килә, чөнки күргәзмә материал яхшырак истә кала. Моннан тыш без журнал һәм көндәлекләрне электрон хәлдә алып барабыз”, - диде Гөлүсә Ганиева. –Шуңа да безгә ноутбуклар бик кирәк. Барлык укытучылар исеменнән, бу кайгыртуыгыз өчен рәхмәт”.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә ноутбуклар 1 нче Чирмешән урта мәктәбе һәм Чирмешән лицее укытучыларына да тапшырылды. Тантаналы чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин катнашты. Ул укытучыларны яңа ноутбуклар алулары белән котлады һәм Ак Барс Банк җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X