Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районы белем йортларында кабат җанлылык

Быел район мәктәпләрендә 2034 укучы белем алачак. Аларның 186сына 1 сентябрьдә – Белем көнендә аерым игътибар булды, нәкъ шулкадәр сабый мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлады.

Дулкынландыргыч  мизгел

Район үзәгендә яшәүче Алия һәм Айрат Аделшиннарның быел икенче балалары - уллары  Раян беренче сыйныфка  укырга керде. Яңа уку елы башлану уңаеннан Чирмешән лицеенда узган тантаналы линейкада әлеге әти-әниләр дулкынлануларын яшермәделәр.

-Кызыбыз инде  дүртенче класска бара. Быел менә кечкенәсе дә – мәктәп укучысы. Шуңа күрә күңел бераз йомшарды инде. Яхшы укысыннар, исән-сау булсыннар - әти-әни өчен иң зур шатлык шул, - ди әти кеше. - Балаларыбызның икесен дә татар сыйныфларына бирдек. Ана телен дә өйрәнеп үссеннәр.

Гомумән, быелгы уку елында Чирмешән лицеенда 425 бала укыячак. 11 нче чыгарылыш сыйныфта нибары 15 укучы: күпчелек 9 сыйныфтан соң белем алуны училищеларда, техникумнарда дәвам итәргә ниятләгәннәр. Ә беренчегә, рус һәм татар сыйныфларына барлыгы 47 бала  укырга керде.

Лицейда узган тантаналы линейкада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин,  Федераль казначылык департаментының  ТР буенча җитәкчесе урынбасары  Айрат Хәсәнов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты  Людмила Рыбакова катнаштылар һәм укучыларга яңа уку елында уңышлар теләделәр.

-Мондагы укучылар яхшы нәтиҗәләре  белән һәрдаим сөендерә. Лицей – иң көчле мәктәпләребезнең берсе, - диде районыбыз җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, линейкада Россия, Татарстан, районыбыз әләмнәрен күтәрү  даны, хөрмәте мәктәп тормышында актив катнашучы укучыларга – унберенчеләргә: Әдилә Гайнуллинага, Руфинә Бикбовага, Наилә Зыятдиновага бирелде.

Быел лицейда яңалыклар байтак. Укучылар ремонтланган ашханәдә тукланачак. Биредә бар да, хәтта савыт-сабага кадәр өр-яңа. Лицей бинасының барлык тәрәзәләрен пластиктан эшләнгәннәргә алыштырганнар.

Сезнең һөнәр бик кирәк

1 сентябрьдә Чирмешән аграр техникумында да тантана үтте. Аны белем йортының яңа җитәкчесе  Рәфкать Гыйләҗетдинов ачып җибәрде.

Бу уку елында техникумда 210 егет һәм кыз һөнәр үзләштерәчәк. Аларның 22 проценты Шентала, Әлмәт, Яңа Чишмә, Тукай районнарыннан, Нурлат, Зәй, Казан шәһәрләреннән килгән студентлар да бар икән.

-Өстәлләребездәге төп ризыкны - ипине сезнең кебек белгечләр үстерә. Сезнең һөнәр безгә бик кирәк, - диде мондагы линейкада да катнашкан депутат Людмила Рыбакова.

Сүз уңаеннан, әлеге белем йортының 40 еллык тарихы бар. 1981 елда ачылып, әүвәл ул  41 нче номерлы СПТУ (Авыл һөнәри-техник училищесы) дип атала, аннан соң аны 106 нчы һөнәри училищега үзгәртәләр. 2013 елдан училище - Нурлат аграр техникумы филиалы. 2019 елда филиал базасында мөстәкыйль Чирмешән аграр техникумы төзелде. Ачылганнан алып бүгенге көнгә кадәр техникум район һәм республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары өчен квалификацияле кадрлар әзерли (барысы 3000нән артык кеше).  Биредән механизаторлар, машина йөртүчеләр автомеханиклар, аш-су осталары, утар хуҗалыгы алып баручылар булып чыгалар.

Техникумда кулинария һәм кондитер цехы, слесарь остаханәсе, гараж, автомобиль тренажерлары, тракторлар, автомобильләр, ашлык җыю комбайннары, авыл хуҗалыгы машиналары бар. Белем йорты 400 гектар җирләре булган укыту хуҗалыгына ия.

-Студентларыгыз бездә дә эш табалар, яхшы хезмәт итәләр. Тик бер үтенечем бар: белем бирү замана белән бергә барсын иде, чөнки хәзер авыл хуҗалыгында да катлаулы, егәрле, электроника белән шып-
лап тутырылган техникалар эшли. Аларны яхшы белүче белгечләр кирәк, - диде студентларны бәйрәм белән котларга килгән “ЧИРМЕШӘНАГРО”  җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеров. Ул үзләрендә практика үткән һәм каникул вакытында эшләгән  Чирмешән егете Илназ Мостафинга һәм Бәркәтәдән Денислам Ситдыйковка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

 

-Мин ындыр табагында  бөртек чистарта торган җиһаз эшләттем. Эшем ошый, техникумда алган белемнәрем катлаулы җиһазны хезмәтләндерүдә бик ярап куйды, -ди өченче курс студенты Илназ Мостафин.

 фото: автор

Чирмешән лицеенда - Белем көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Чирмешән аграр техникумында да укулар башланды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев