Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 нче Чирмешән мәктәбендә беренче сыйныфлар өчәү үк

Яңа уку елында 1нче Чирмешән урта мәктәбе бусагасын тәүге тапкыр 46 бала атлап керде.

1 нче мәктәп районда иң зур мәктәпләрнең берсе, монда барлыгы 341 кыз һәм малай укый, аларга 39 укытучы белем бирә. Мәктәп укучылары һәрвакыт яхшы күрсәткечләргә ирешәләр, олимпиадаларда еш җиңәләр, төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар.

Белем көненә багышланган тантаналы линейка мәктәп каршындагы мәйданчыкта үтте. Шунысы да сөендерде, көн кояшлы, җылы булды. Бәйрәмгә байтак кеше: әти-әниләр, әби-бабайлар, кунаклар килгән.

1 сентябрь 1 нче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләре өчен аеруча дулкынландыргыч көн.

-Бүген өч баламны мәктәпкә озатам, - ди Казанкадан дүрт бала әнисе Анастасия Миронова. – Гена дүртенче сыйныф укучысы, Дима - икенчегә, ә Ангелина беренче сыйныфка бара, төпчегебез Даниил балалар бакчасына йөри. Иртән өйдән күтәренке кәеф, шат күңел белән чыгып киттек.

Быел биредә беренче сыйныфлар өчәү була. 1”В” сыйныфында балалар башкалар кебек үк рус телендә белем алачак, ә тәрбия эшләре татар телендә оештырылачак.

Бәйрәм көнне мәктәпкә Казан кунагы да килде. ТР Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов беренче сыйныфка керүче укучыларны Белем бәйрәме белән котлады һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче биш сабыйга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

Бу көнне, гомумән, укытучыларга, укучыларга котлау сүзләре күп әйтелде. Сентябрьнең беренче көне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә истәлекле көн, аларның соңгы уку елы башланды. Бик җаваплы ел.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев