Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Югары Кармалкада мәдәният йорты төзиләр

Районда дүрт мәдәни объектта капиталь ремонт бара, бер авылда яңа мәдәният учагы төзелә, ә өчесендә ремонт эшләре планлаштырыла. -Югары Кармалка авылында 50 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзелә. Төзүчеләр бинаның стеналарын күтәреп бетереп, түбә ябу эшләренә керештеләр, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ольга Маркова. - Бу авыл халкына...

Районда дүрт мәдәни объектта капиталь ремонт бара, бер авылда яңа мәдәният учагы төзелә, ә өчесендә ремонт эшләре планлаштырыла.


-Югары Кармалка авылында 50 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзелә. Төзүчеләр бинаның стеналарын күтәреп бетереп, түбә ябу эшләренә керештеләр, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ольга Маркова. - Бу авыл халкына зур бүләк булачак.

Андреевка авылындагы мәдәният йорты да зур үзгәрешләр кичерә, биредә капиталь ремонт бара. Төзүчеләр төсле калай белән бинаның түбәсен ябалар, су, канализация, электр челтәрләре тулысы белән яңартылган, инде яңа ишек, тәрәзәләр куела, идән, түшәм һәм стеналар да яңа төс алачак. Сметага мәдәният йортының тирәсен төзекләндерү дә кертелгән.

Яңа Элмәле мәдәният йортында да капиталь ремонт дәвам итә. Ә Әмир һәм Югары Чегодай авылларында, капиталь ремонттан соң, мәдәният йортлары тирәсендә төзекләндерү эшләре бара.

Түбән Кәминкә мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелгән иде, быел бинаны сайдинг белән тышларга планлыйлар. Документларны килештереп бетерсәләр, Чумачка һәм Кара Чишмә авылларының мәдәният йортларында да капиталь ремонт башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined