Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Утыз Имән артистлары Пермь краенда спектакль күрсәткәннәр

Утыз Имән авылы халык театры үзешчәннәренең чыгышын Пермь краеның, Лысьева районы Әвәте авылы халкы да җылы кабул иткән. Якташларыбыз тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” комедиясен тәкъдим иткәннәр.

Безнең үзешчәннәр Пермь крае мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча “Ике Туфан йолдызлыгы” муниципальара фестивальгә бардылар.

-Әлеге фестивальдә Татарстаныбыз язучылары белән дә очраштык, - ди коллективның җитәкчесе Рушания Әминова. - Чара кунаклары башта  җирле коллективларның чыгышын карады, аннан соң без үз күчтәнәчебезне тәкъдим иттек. Чыгышыбызны югары бәяләделәр - Мактау грамотасы тапшырдылар.

Әлеге озын юлның чыгымнарының бер өлешен Пермь крае күтәрсә, калганын район биргән. Моның өчен коллектив район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга  бик рәхмәтле.

-Урман  арасында урнашкан, 1000 кеше яшәүче Әвәте авылының һавасы чиста. Күпчелек йортлар агачтан төзелгән, авылга газ кермәгән, өйләрне утын ягып җылыталар, - дип сәяхәттә күргәннәре, алган кичерешләре белән дә уртаклашты Рушания.

Апрель аенда коллектив бу спектакльне район мәдәният йорты сәхнәсендә дә күрсәтергә җыена.

Рушания Әминова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев