Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Умырзая” халык фольклор ансамбле – фестиваль лауреаты

“Умырзая” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Рәхилә Шакирова) һәм Иске Элмәледән Вера Захарова “Аерым башкару” (“Сольное пение”) номинациясендә IV “Балкыш” (“Сияние”) республика фестивале лауреатлары булдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында оештырылучы бу бәйгенең район турында 27 коллективтан 206 кеше катнашкан. Шулар арасыннан биш концерт номеры икенче турга үтте. Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында, икенче тур онлайн форматта узды.

Әлеге фестиваль оештырыла башлаганнан бирле, ел саен, районнан 200ләп ветеран бу бәйгедә үзен сынап карый. Якташларыбыз арасында әлеге фестиваль лауреатлары булган коллективлар байтак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев