Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«ТАТАР ҖЫРЫ-2017» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ИНТРИГАСЫ: САЛАВАТ VS ELVIN GREY

16 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үткән «Татар җыры» фестивален Elvin Grey һәм Гүзәл Уразова узган елгы «Красивая/Хороший» хиты белән ачып җибәрде. Хәтерләсәгез, былтыр фестиваль нәкъ шушы җыр белән тәмамланган иде. Быел исә Grey «Иң популяр җырчы» номинциясендә «Алтын барс»лы булды. Чыгыш ясаганда, ул 2017 елгы ике хитын башкарды. Радикның...

16 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үткән «Татар җыры» фестивален Elvin Grey һәм Гүзәл Уразова узган елгы «Красивая/Хороший» хиты белән ачып җибәрде. Хәтерләсәгез, былтыр фестиваль нәкъ шушы җыр белән тәмамланган иде.


Быел исә Grey «Иң популяр җырчы» номинциясендә «Алтын барс»лы булды. Чыгыш ясаганда, ул 2017 елгы ике хитын башкарды. Радикның «яңарак кына табадан төшкән» «Роза» җырын тамашачы яратып кабул итте - алкышларга караганда, аңа шулай ук хит язмышы юрарга була, шулай да Салаватның «Уфтанма»сына ремейкны тамашачыларның көтеп алуы алкышлардан да, кушылып җырларга әзерлектән дә сизелеп тора иде.

- Иҗатташ абыемның җыры, иҗатташ абыем, - дип ике тапкыр кабатлады Радик бу җырын игълан иткәндә. Ләкин абыйсының кем икәнен әйтеп тормады.

Төгәллекне «Елның иң популяр җыры»н башкаручы Иркәгә Алтын барс тапшырырга чыккан Салават абый кертте.

- Элек сәхнәгә минем янга «син минем әти түгелме?» дип киләләр иде. Минем өчен гадәти хәл инде бу. Менә бүген, Аллага шөкер, энекәшне таптым, «Абыем» дип җырлагач, күңел тулды. Туганнар арта. Казанның күңеле киң! - дип каһкаһә белән шәрехләде ул Радикның ярымтоннарда әйткән сүзләренә ачыклык кертеп.

Шулай итеп, Салават абый белән Радик Юлъякшин арасындагы әлеге иҗади диалог дәвам итә булса кирәк.

Фото: Instagram @tmtvonline

Ландыш Әбүдәрова

http://www.syuyumbike.ru/brendlar/?id=6774

Безнең сайтта укыгыз: http://Чирмешәндә 1953нче елгы фаҗигане искә алдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined