Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар эстрадасы йолдызлары Чирмешән “йолдызчыкларын” осталыкка өйрәттеләр

Балалар сәнгать мәктәбендә якшәмбе көнне дә дәресләр узды. Ләкин бу юлы аларны республикада танылган сәхнә осталары һәм сәнгать эшлеклеләре алып барды.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, “Дорога из города” бию театрының сәнгать җитәкчесе Айрат Баһаветдинов, халыкара фестивальләр лауреаты, үз вокал мәктәбенә нигез салучы Владимир Шнитко үз белемнәрен уртаклаштылар, өч сәгатькә якын балалар белән шөгыльләнделәр, аларның чыгышларын карап, номерларны яхшырту буенча киңәшләрен бирделәр.

-Чирмешәнгә беренче тапкыр гына килмибез. Шуны билгеләргә кирәк, без шундый иҗади очрашулардан соң нәтиҗәсе булган районнарга гына барабыз. Чирмешән җире талантларга бай төбәк. “Йолдызлык”та катнашкан якташларыгыз Рузилә Булатова, Гөлназ Гатина, Айнур Галләмов бүген зур уңышларга ирештеләр дисәк тә була, ә Анна Иванова, минемчә, бүген инде чуваш халкының иң талантлы җырчыларының берсе. Чирмешәнлеләр киләчәктә дә сынатмаслар, матур чыгышлары белән халыкны сөендерерләр,  дип өметләнәм, - диде Дмитрий Туманов. – “Йолдызлык”та катнашкан балалар башкалардан аерылып торалар, алар тәрбияле, бер-берсенә көнчелек юк. Фестивальдә репертуарга зур игътибар бирелә, безнең балалар үзебезнең җырларны башкаралар һәм алар патриотлар булып үсәләр.

Дмитрий Александрович әйтүенчә, “Созвездие-Йолдызлык”та уңышларга ирешү өчен күп эшләргә кирәк. “Призлы урын – ул 10 процент талант һәм 90 процент хезмәт”, - диде артист.

Мәртәбәле кунак районга килүенең тагын бер сәбәбен ачты. Ул районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакировны җылы сүзләр белән искә алды һәм аның кабере өстендә булып китте.

-Дөресен генә әйткәндә, Шакиров булмаса, “Созвездие” да булмас иде. Бер елны фестивальны япмакчы булдылар, шунда Минсәгыйть Закирович безне яклап, муниципаль берәмлекләр Советында чыгыш ясады. Ул искиткеч кеше иде. Мин аңа бик рәхмәтле, - диде Дмитрий Туманов.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев