Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Светлогорскийның яңа клубындагы тәүге концертка күрше авыллар да килде

Светлогорский поселогында октябрь аенда ачылган яңа клубка беренче артистлар да килде. Алар - район мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Кунаклар күчтәнәчкә “Күңелемнең көзге җыры” дип аталган концерт программасы тәкъдим иттеләр. Төрле милләт кешеләре гомер итүче авыл халкының күңеленә татар, рус, чуваш телләрендәге җырлар хуш килде. Тамаша залында күрше Якты Тау, Иске Кади авылларыннан килгән тамашачылар да бар иде.

Мәдәният хезмәткәрләре бу концерт программасы белән районның башка авылларына да барырга, тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итәргә планлыйлар.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев