Концерт 3 көн үткәреләчәк.
(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә концерт бара. Искәртеп үтик, мәшһүр җырчы 2017 елның 27 нче июлендә йөрәк өянәгеннән арабыздан китеп барды.
Хәния Фәрхи соңгы концертлары белән май азагында Филармониядә...
Концерт 3 көн үткәреләчәк.
(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә концерт бара. Искәртеп үтик, мәшһүр җырчы 2017 елның 27 нче июлендә йөрәк өянәгеннән арабыздан китеп барды.
Хәния Фәрхи соңгы концертлары белән май азагында Филармониядә чыгыш ясаган иде. Бүгенге концерт та аның 30 нчы май концертыннан өзек белән башланды, видеоэкраннарда Хәния филармония залына "килеп керде" һәм җырлый башлады. Анда" истәлеккә калсын" дигән юлларына тамашачы күз яшен тыеп кала алмады. Аннары җырчының иң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан мизгелләре, иң популяр җырларыннан өзекләр видеоэкранда күрсәтелде.
Нет комментариев