Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эльмира Сөләйманова: “Гайбәт тыңламас өчен бер артист белән дә сөйләшмим”

Җырчы Эльмира Сөлəйманованы үлеп яратам, җырын да, үзен дə. Аның янына киттем, Чаллыга.

– Эльмира, иреңнең əти-əнисе белəн уртак тел таптыңмы?

– Аның əнисе генə, əтисе юк.

– Əтисе кайда?

– Уфада яши дилəр, күргəнем юк... Алар руслар бит. Мин татар булгач, əнисе башта бераз кырынрак карады. Балам т гач, биш ай вакытында каенанама калдырып гастрольгə дə чыгып киттем бит əле. Каенанам безнең белəн сигез ел яш де. Балаларны үстереште, гомерем буе аңа рəхмəтлемен.

 Эльмира, русча əйбəт сөйлəшəсең. Күп кенə татарларның русчалары керделе-чыктылы. Заманында мəрхүм Мөхəммəт Мəһдиев əйткəн иде: “Русларның сезне хөрмəт итүен телəсəгез, рус телен алардан да яхшы белегез”, – дип.

– Унбер ел рус мəктəбендə укыдым бит.

– Ирең сине җырчы буларак яратамы, тыңлыймы?

– Татар җырларын тыңламый шул. Əмма шулай да миңа əйтмичə генə интернетка кереп тыңлый икəн. “Үзем генə булганда тыңлый алам”, – ди. Əнисе, балалар алдында тыңлый алмый. Белмим, ояламы шунда... Концертка да килми, беткəч кенə əйберлəремне алырга кереп чыга.

– Татар эстрадасын яратмый, димəк. Ə бит һинд, инглиз җырларын бөтен дөнья халкы яратып тыңлый. Димəк, бездə нидер эшлəнеп бетмəгəн... Акчаңны нəрсəгə сарыф итəсең?

– Ашау-эчүгə китə. Кунаклар яратам. Энемне гел чакырам: “Əйдə, əйберлəр пешердем, кил”, – дим. Мин бит өйдə сирəк булам. Гастрольлəрдəн кайтуга, балалар белəн кинога барам. Нəрсə сорыйлар, алам. Өйдə уенчыкларны күрсəң, ужас!

– Квартирагыз ничə бүлмəле?

– Дүрт. Иремнең əнисе хəзер аерым яши – аңа кредитка бер бүлмəле фатир алдык. Ай саен 20 мең кредит түлибез хəзер.

 Ирең “Таттелеком”да бүлек начальнигы. Зарплатасы күпме?

– 30-40 мең.

– Зарланырга яратасыңмы?

– Юк. Гайбəт тыңламас өчен бер артист белəн дə сөйлəшмим. “Сəлам, кызлар”, – дим дə читкə барып утырам. Эстрадада дус кызларым юк, барысы бертигез.

– Зарлану начар гадəтме?

– Зарлансаң, чирлисең. Минем дə концертка кеше килми кайчак. Ну, ярар, килмəсə, икенче юлы килер, дим. Артистлар күп, нишлисең инде... Кайсысына гына халык барып бетер сен соң?

– Ничə “Алтын барс” алдың?

– Сигез.

– Балаларыңа ничə яшь?

– Кызыма – 13, улыма – 5.

– Эльмира, холодильнигыңны тикшерик əле, анда нилəр бар?

– Пока бернəрсə юк. Əле гастрольдəн генə кайттым.

– Кибетлəрдə таныйлармы? Фотога төшик дисəлəр, отказ бирмисеңме?

– Əбизəтельно төшəбез. Исəнлəшəм, елмаям. Урамга чыкканда бизəнмим, барыбер таныйлар. Бизəнмəгəн килеш төшкəн фотоларым да бик күп.

– Кассир булып эшлəгəндə өстеңнəн чыкканы бар идеме?

– Булды. 200 сум чыкты. 2000 елларда ул бик зур акча булып күренде. Зарплата 6 мең, недостачаны тотып калалар иде.

– Ни өчен кассир булдың?

– Мəктəптəн соң Казанга, Мəдəният институтына килергə телəдем. “Фортепианода уйный белмисең”, – дип алмадылар. Елап кайтып киттем. Сəүдə техникумына бардым. Өч ел укып чыктым. Ул чакта ук Дəниф Шəрəфетдинов белəн җырлап йөри идем.

– Кассир булып ничə ел эшлəдең?

– Ун. Чаллыда.

– Ник кассирлыктан киттең?

– Көн дə концертлар була башлагач, эштəн китүемне сорадылар. Йокламаган килеш төнге сменага эшкə бара идем. Əнигə ярдəм итəр өчен төннəр буе эшлəдем. Əни энемне һəм мине берүзе үстерде. Фатирга түлəргə акча булмаган заманнар бар иде.

– Əтиең кайда?

– Аерылган. Характерлары туры килмəгəн. Кемдер сөйли, туганнары тыгылды, дип.

 Ул хəзер кайда?

– Минзəлə якларында дилəр.

– Аралашасыңмы?

– Юк. Ул бездəн киткəндə, миңа 4 яшь иде. 40 тулганда миңа ник кирəк инде ул хəзер?

– Энең кайда?

– Шəхси фирмада эшли. Аллага шөкер, өйлəнгəн. Малае бар. Əле генə өч бүлмəле фатир алдылар.

– Медицинскийга да кермəкче булгансың дип белəм.

– Əйе. Аны бетерсəм, укол булса да кадар идем. Каннан курыкмыйм.

– Нинди врач булмакчы идең?

– Балалар врачы. Имтиханнары бик авыр, дигəч, күңелем кайтты. Биологияне өйрəнергə кирəк, диделəр.

– Таныш врачың бармы?

– Нурия Газизовна, гинеколог. Бик яхшы врач.

 Соңгы арада нинди чирлəр белəн авырдың?

– Тавышым бетə башлады, ишетəсеңме, ничек сөйлəшəм? Дүрт ай инде йөткерəм. Сентябрьдə бөтенлəй тавышымны югалттым. Концертларымны октябрьгə күчердем.

– Сиңа бозым ясаганнар мəллə?

– Булырга мөмкин, бу хакта уйланам.

– Тамашачы төрле күчтəнəчлəр дə бирергə мөмкин, шуларны ашадың мəллə?

– Ашамыйм мин андый ризыкларны.

– Таныш өшкерүче əбилəр, муллаларың бармы?

– Беркемем дə юк. Аларны каян табарга икəнен дə белмим.

– Ябыкмыйсыңмы?

– 75 идем, хəзер 70кə калдым.

Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әңгәмә "Акчарлак" сайтыннан алынды 

фото: Эльмира Сөлəйманованың инстаграм битеннән алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев