Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең мәдәният хезмәткәрләре яңа иҗат сезонын ачтылар

Районның мәдәният хезмәткәрләре оештырган чираттагы бәйрәмнең төп геройлары – алар үзләре иде. Икиткеч матур, бай эчтәлекле концертта районда гына түгел, республика сәхнәләрендә дә танылган коллективлар, үзешчән артистларыбыз чыгыш ясады.

Районда мәдәният хезмәткәрләре, авыллар үзешчәннәре яңа иҗат сезонын менә шулай ачып җибәрделәр.

-Бүгеннән районда барлык мәдәни чаралар, проектлар башланып китә, әйтик, “Көзге бал”лар дәвам итә, аннан соң “Чирмешән этногүзәле” була, ноябрьдә - Шаяннар һәм тапкырлар уеннары, яңа елдан соң  - “Халык җәүһәрләре” фестиваль-смотры, - ди мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Наталья Иляева.

Районда 35 мәдәният учреждениесе исәпләнә, аларда 200гә якын кеше хезмәт куя. Кызганыч, яктан караганда да бу өлкәдә эшләүчеләрнең уртача яше 40-55 тирәсе икәнлеге күренә, ягъни мәдәниятне үз җилкәләрендә тартып килгән ныклы буын әкренләп өлкәнәя.

Ләкин талантлы, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы мәдәният хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, бүген дә сынатмадылар, тамашачыларны күңелле концерт програмасы белән сөендерделәр.

Сүз уңаеннан, соңгы алты елда районның җиде авылында: Сосновкада, Яшәүчедә, Югары Кармалкада, Андреевкада, Чумачкада, Светлогорскийда, Бәркәтәдә яңа мәдәният учреждениеләре төзелде, тагын 12 авылның мәдәният йортлары, республика программасы нигезендә, капиталь ремонтланды.

Мәдәният хезмәткәрләре республика һәм Россия бәйгеләрендә, грант программаларында актив катнашалар. Әйтик, быел Ивашкино авыл мәдәният йорты “Иң яхшы мәдәни – күңел ачу учреждениесе” номинациясендә җиңү яулап 100 мең сум акча белән бүләкләнгән. Шешминка мәдәният йорты директоры Наталья Зубова “Мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре” номинациясендә 50 мең сумлык грантка ия булган. Кара Чишмә мәдәният йорты Татарстан хөкүмәтенең “Мәдәни күңел ачу эшчәнлеге” номинациясендә 200 мең сумлык грант откан.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Гөльсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев