Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чумачкада яшел төстәге шарлар күбәйгән

Чумачка авылында экология темасына кагылышлы сорауларга җаваплар эзләделәр. Авыл клубында “Ә сез беләсезме?” дип аталган әлеге викторина җиңүчеләре - бәйге бүләге, матур табигать төсендәге яшел шарлар ияләре.

Югары Кәминкә мәдәният йорты хезмәткәрләре “#Экояз-2019” акциясе кысаларында Чумачкага кунакка барып шундый чара үткәрделәр. Әлеге кечкенә авыл  тамашачысы өчен экологик викторинага шактый гына кызыклы сораулар әзерләнгән. Әйтик, язын  иң беренче нинди бөҗәк уяна? Кызыл кандала икән, русча аны “солдатик” та дибез.  Язгы беренче чәчәк – умырзая. Искергән батареяларны ни өчен ташларга ярамый? - алар табигатькә озак еллар зыян салып ята.  Ә  болыннарда, әрәмәләрдә ник коры үлән яндырырга ярамаганлыгы хакындагы  сорауга, балалар, үзләренчә - куян балаларына зыян китермәс өчен, дисәләр, олыраклар  ут чыгу куркынычы бар, дип җавап бирделәр. Ике фикер дә дөрес.

Чумачкалылар, олысы-кечесе, бәйгедә бик актив катнашты. Урман эченә сыенып утырган авыл халкы табигатькә кагылышлы мәсьәләләрдә белемле, кызыксынучан икән.  

Лилия Хуснуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев