Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр КВН уеннарына әзерләнә

Быел районда беренче тапкыр “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” төркемнәре арасында бәйге узачак.

-Фестивальда 18 авыл җирлегеннән һәм 7 оешмадан командалар катнашачак, - ди район мәдәният йортының методисты Альмир Жораев. – Бәйгеләр биш зонада (Утыз Имән, Әккәрәй, Югары Кәминкә, Түбән Чегодай, Чирмешән) узачак. Командада 16 яшьтән 35 яшькә кадәр 4 тән 15 кешегә кадәр булырга мөмкин, ләкин мәктәп укучыларын  һәм өлкәнрәкләрне дә җәлеп итәргә ярый. Быел фестивальның темасын конкрет билгеләмәдек, командалар үзләре сайлап ала. Конкурс программасы ике өлештән: “Сәламләү” (“приветствие”) һәм “Күнекмә” (“разминка”) тора. Җиңүчеләр “Иң яхшы команда”, “Иң яхшы капитан”, “Иң яхшы артист” номинацияләрендә билгеләнәчәк. Зонада җиңү яулаган командалар район мәдәният йортында декабрь башында финалда көч сынашырга тиеш.

Сүз уңаеннан, күптән түгел генә республиканың көньяк-көнчыгыш районнары арасында Чистайда узган “ШТК”ның ярымфинал  уеннарында безнең район мәдәният хезмәткәрләренең  “Корыч ябалаклар” командасы беренче урынны яулаган һәм финалга чыккан.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X