Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр Аксубайда җиңү яуладылар

Аксубайда узган "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона турында якташларыбыз: Әккәрәйдән Лидия Квакова һәм район үзәк хастаханәсе педиатры Сәидакмал Әнвәров җиңүчеләр арасында.

Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Квакова “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә район данын яклады. Лидия Дмитриевна 20 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшли. Ул җитәкләгән коллектив республика күләмендә узган чараларда танылган, бик күп төрле призлар иясе.

“Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә күрсәтелгән врач - педиатр Сәидакмал Әнвәров та район халкы арасында зур абруй казанган кеше.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең әлеге зона турында сигез районнан 33 кеше ун номинация (сигезесе - хатын-кызлар, икесе ир-егетләр өчен) буенча көч сынашкан.

Безнең якташлар дүрт номинациядә сыналганнар.

«Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге директоры Фирдәүс Морадыймова “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә бәяләнде. Фирдәүс Мәсгүт кызы 20 елга якын үз вазыйфасын зур җаваплылык белән башкара, коллективта зур ихтирам казанган җитәкче. Бәйгедә катнашкан “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Наталья Чернованың “Язмышым –минем һөнәрем” номинациясендә катнашуы очраклы түгел. 18 ел педагогик стажы булган белгеч дистәләгән грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнгән.

Әлеге бәйге өч этапта оештырыла, йомгаклау туры-финал Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак. 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X