Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнгә Пушкин “килде”

6 июньдә, классикның туган көнендә - Пушкин көнендә, Рус теле көнендә даһи әдип иҗатын искә алдык. Аның иҗатында рус теленең бар матурлыгы, аһәңе, байлыгы чагыла, диделәр бүген район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгана җыелган якташларыбыз.

Мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә ятлаган “У лукоморья дуб зеленый”ның берничә юлын булса да кем генә белми икән?! Беренче юлыннан икенчесе ялганып тора бит аның шигырьләрендә. Мавыктыргыч әкиятләр, проза әсәрләре... барысы да истә кала. Күп язган, шәп язган, оста булган, үзе әйткәнчә, “Ай да Пушкин!”

-“Патша Салтан әкияте”, “ Алтын балык”, “Поп һәм балда” әкиятләрен беләбез. Кечкенә Пушкин нянасын яраткан, аннан аның сөйләгән әкиятләрен шигырьгә салган. Кызганыч, шагыйрь бу дөньядан иртә киткән, югыйсә әле тагын күпме язган булыр иде, - диләр чарага килгән 1нче Чирмешән мәктәбе укучылары Дарья Игнатьева белән Неонилла Фомина.

Рус милли-мәдәни берләшмәсенең район активистлары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре оештырган чарада шигырьләр сөйләделәр, патриотик җырлар яңгыраттылар. Иң осталарга цилиндр эшләпә кигән, бакенбардлы Пушкин “үзе үк” бүләкләр бирде.

-Рус Пушкинының иҗатын чынлап та бик яратам, аның шигырьләре бик җиңел укыла бит, көчәнеп язмаган, сүзләрне, әйтерсең лә, җепкә генә тезгән, - ди Чирмешәннән Равил Хафизов. -Санкт-Петербургка баргач, Пушкиннарның дуэль урынында, Черная речкада , Набережная реки Мойка, 12 адресы буенча урнашкан квартирасында булдым. Дуэльдан соң аны шушы квартирадагы диванга кайтарып салалар.

Пушкин мирасы дөнья әдәбиятының тарихи ядкаре. Башка күп халыклар, татар Тукае да аның иҗатыннан рухи азык алган. Быел Александр Пушкинның туына 219 ел.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә Рус теле көне үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев