Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндәге быелгы фестиваль ТАССРның 100 еллыгына багышлана

Чирмешәндә ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Горурлыгым минем – Татарстан” исеме астында “Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестиваленә старт бирелде.

Гадәттәгечә, фестиваль ике турда уза. Әүвәл авыл җирлекләре, район оешмалары һәм учреждениеләре үзешчәннәре район мәдәният йорты сәхнәсендә график нигезендә  үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Иң яхшы номерлар икенче, йомгаклау турына сайлап алына.  Апрель аенда узачак  гала-концертта иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Призлы урыннар яулаган коллективларга акчалата премияләр тапшырү күздә тотыла, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә бүләксез калмас.

Сүз уңаеннан, Иске Үтәмеш, Туймәт, Күтәмә, Югары Кәминкә авыл җирлекләре артистлары беренчеләрдән булып үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев